«Миллионлаган яшь йөрәкне яулаган язучы»
17 октябрь көнне китапханәдә «Миллионлаган яшь йөрәкне яулаган язучы» исемле портрет-кичә узды. Ул талантлы балалар шагыйре Җ.Дәрзаманның тууына 80 ел тулуга багышланды.
Чарага урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Җ.Дәрзаман китаплары – ул бары тик хикәяләр генә түгел, ә көлү, дуслык һәм гаҗәеп ачышларга бай булган чын маҗаралар.
Бу кичәдә без бергәләп Җ.Дәрзаман иҗат дөньясына чумдык. Без аның иң яраткан әсәрләрен искә төшердек, шигырьләрен укыдык, тәэсирләребез белән уртаклаштык, һәм хәтта балалар үзләрен иллюстраторлар урынына куеп, яраткан геройларына рәсемнәр ясадылар. Чара күңелле һәм күтәренке рухта узды.
Без ышанабыз, бу кичә балаларга Җ.Дәрзаман китапларын тагын да ныграк яратырга һәм аның гаҗәеп дөньясының яңа якларын ачарга ярдәм итәр. Чөнки нәкъ менә мондый очрашулар безгә уку, хыяллану һәм могҗизаларга ышануның никадәр мөһим икәнен аңларга ярдәм итә!