Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

"Туган телем - иркә гөлем"

      Балалар китапханәсендә  21 февраль - Халыкара Туган тел көне уңаеннан 22 февраль көнне "Туган телем - иркә гөлем" дип аталган поэзия сәгате үткәрелде. Балалар бу кичәдә телебезнең байлыгын, кыйммәтен, матурлыгын, сүзләргә бай булуын белделәр. Туган тел турында әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар әйтелде. Шигырьләр укылды. Китапханәдә төзеп куелган "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.