“Тормышыбызның бизәге сез!”
Октябрь башында иң лаеклы, иң акыллы, иң хөрмәтле кешеләргә багышланган бәйрәм – Өлкәннәр көнен билгеләп үтү гадәткә керде.
Бу махсус көнне укучылар үзләренең яраткан өлкән туганнары өчен чын бәйрәм әзерләделәр. Чарага иң кадерле һәм яраткан кешеләр – әби-бабайлар чакырылды.
Чара программасы җылы сүзләргә, күңелгә үтеп керә торган чыгышларга һәм елмаюларга бай булды. Балалар үзләренең сәләтләре белән уртаклаштылар, җырлар, шигырьләр һәм бию номерлары башкардылар, алар нәкъ менә безнең әби-бабайларга багышланган иде.
Бу бәйрәм берничә буынның бергә җыелышуы, гаилә җылысын тою һәм аларга тагын бер тапкыр «рәхмәт» әйтү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Олы буын вәкилләренең бәхетле күзләрен күрү һәм аларның изге сүзләрен ишетү бик күңелле булды.