«Могҗизалы йорт»
29 сентябрь көнне китапханәбездә 1 нче сыйныф укучылары өчен библиоэкскурсия үткәрелде. Беренче сыйныф укучылары китапханә диварларына эләгеп, бик күп матур, кызыклы китаплар һәм журналлар дөньясына чумдылар. Китапханәчеләр балаларны «Китап шәһәре» буйлап сәяхәт итәргә чакырдылар, анда урамнар урынына - китап стеллажлары рәтләре, этажлар урынына - китап киштәләре, йортлар - китаплар томнары. Һәм һәр йортның үз исеме бар. Сәяхәт барышында яшь укучылар китапның барлыкка килү тарихын белделәр, алар өчен яңа сүзләр белән таныштылар: абонемент, уку залы, формуляр, стеллаж һ.б. Шулай ук алар кирәкле китапны ничек табарга икәнен белделәр, китапханә кагыйдәләре, китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштылар. Беренче сыйныф укучылары төрле балалар журналларын һәм китапларны карадылар: китап-ачылма, китап-уен, китап-панорама һ.б. Без балаларга сәяхәт бик ошады дип өметләнәбез, ул бик файдалы һәм кызыклы булды, һәм алар үзләренең беренче китапларын алырга китапханәгә килергә вәгъдә иттеләр. Тиздән балалар китапханәнең даими укучылары булыр дип ышанасы килә.