«Үскәч кем булырга телим»
16 сентябрь көнне китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Үскәч кем булырга телим» дип исемләнгән уйлану сәгате узды.
Балалар һөнәрләр дөньясына кызыклы сәяхәт ясадылар. Китапханәче укучылар белән һөнәр нәрсә ул, алар нинди һөнәрләрне беләләр, юкка чыккан һәм барлыкка килгән, әмма берничә елдан соң бик кирәкле һәм популяр була ала торган һөнәрләр турында сөйләштеләр.
Балалар күп кенә яңа һөнәрләр барлыкка килүен һәм берничә искесенең юкка чыгуын белделәр. Мәсәлән, ямщик, бондарь, тукучы, торба чистартучы кебек юкка чыккан һөнәрләр бар. Яисә табиб, галим-тикшерүче, программист кебек үзләренең барлыкка килү чорыннан бик нык үзгәргән һөнәрләр бар.
Балалар төрле тематик уеннар уйнадылар. «Төзүче» уенында укучылар йорт рәсеме төшерелгән киселгән кәгазь кисәкләреннән рәсемне җыярга тиеш иделәр. «Әдәби геройларның һөнәрләре» уенында балалар әсәрнең исеме һәм авторы буенча әдәби геройның һөнәрен искә төшерделәр.
«Серле сүз» дип исемләнгән уенда укучыларга һәрберсендә хәрефләре буталып сүз язылган карточкалар бирелде. Балалар хәрефләр җыелмасыннан кайсы һөнәрнең исеме шифрланган булуын белергә тиеш булдылар: явше, праов, щакнемки, ьевитолд һ.б. Чара Смешариклар турында «Киләчәк һөнәрләре азбукасы» дигән танып-белү мультфильмын карау белән тәмамланды.