Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Без төрлебез. Ләкин без бергә. Террордан саклану»

3 сентябрь көнне, башлангыч сыйныф укучылары өчен, «Без төрлебез. Ләкин без бергә. Террордан саклану» дип исемләнгән экспресс-сәгать үткәрелде.

Әңгәмә барышында террористик акт белән бәйле хәл килеп чыкканда, шулай ук шикле әйберләрне табу очракларында үзеңне ничек тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Китапханәче гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, теракт корбаны булмау, терроризмга ничек каршы тору һәм террористик акт куркынычы туган очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклау турында сөйләде.

Әңгәмә ахырында укучылар «Куркынычсызлык» кроссвордын чиштеләр һәм «Әгәр дә...» уенында ситуацияле сорауларга җавап бирделәр, ә соңыннан балалар игътибарына «Террорның киләчәге юк», «Игезәк манаралар», «1 нче мәктәп. Беслан» видеороликлары күрсәтелде.