«Халкыбызның зыялысы, син идең Туфан абый»
25 август көнне язучы һәм драматург Т. Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан китапханәдә портрет-кичә оештырылды. Китапханәче балаларны драматургның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Яшь укучылар гади авыл кешеләре улының әдәби һәм иҗтимагый тормышта зур уңышларга ирешүе турында белделәр. Ул – Россия Федерациясенең һәм Татарстанның, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык язучысы, К. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе, Г. Тукай, М. Җәлил исемендәге премияләр лауреаты. Ул исән чагында ук үз халкының танылуын, хөрмәтен, рәхмәтен яулаган кеше. Т. Миңнуллин исеме Татарстанда гына түгел, республика чикләреннән читтә дә билгеле. Аның пьесалары театр җәмәгатьчелеге тарафыннан киң танылу тапты. Балалар аның әти-әнисе һәм тормыш юлдашы – танылган артистка Нәзифә Ихсанова турында белделәр.
Шулай ук балаларга Туфан Миңнуллинга һәм аның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда драматургның тормышы һәм иҗаты, шулай ук аның әсәрләре турындагы китаплар тәкъдим ителде.