«Ватан төсләре»
18-22 август көннәрендә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган «Ватан төсләре» дип аталган Бөтенроссия акциясе узды. 21 август көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре әлеге акциягә кушылды. Алар өч төсле тасмалар тараттылар һәм флагның тарихы, аның символикасы һәм киеп йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Ак төс чисталыкны һәм затлылыкны, зәңгәр төс тугрылыкны һәм рухилыкны, кызыл төс батырлыкны һәм көчне символлаштыра. Бу өч төс буыннарны берләштерә һәм дәүләтебез нигезендә яткан кыйммәтләрне искә төшерә. Акция дәүләт символларына хөрмәт билгесе генә түгел, ә тарихка кагылу һәм ил бердәмлегенә катнашыңны тою мөмкинлеге булды.