«Актив яшә – спорт белән яшә»
9 нчы август көнне спорт мәйданчыгында «Актив яшә – спорт белән яшә» дип исемләнгән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы спорт сәгате узды. Ул ике өлештән торды: тормышның кадере, кеше сәламәтлеге турында тематик әңгәмә. Нинди спорт төрләре бар? Олимпиада нәрсә ул, аның барлыкка килү тарихы һәм традицияләре? Ярышларда нинди спорт инвентарьлары кулланыла? Болар һәм башка бик күп нәрсәләр турында спорт сәгате катнашучылары белән сөйләштек. Балаларның игътибары сәламәт һәм актив яшәү рәвешенең өстенлекләренә юнәлтелде.
Чараның икенче өлешендә балалар өчен хәрәкәтле уеннар оештырылды. Бу чара балаларга кәеф һәм күтәренкелек бирде. Хәрәкәтле уеннарны балалар бигрәк тә ярата, чөнки алар шатлыклы хисләрнең мөһим чыганагы булып тора. Чарада балалар позитив эмоцияләр, кәеф һәм күтәренкелек алдылар.
Китапханәдә «Спортны ярату – көчле һәм сәламәт булу» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.