«Табигатьнең матур тудырмасы, сез безнең тормышны бизәгез»
23 июльдә урта мәктәп укучылары өчен «Табигатьнең матур тудырмасы, сез безнең тормышны бизәгез» дип исемләнгән күргәзмә-чакыру узды. Чараның беренче өлешендә китапханәче балаларны чәчәкләр дөньясы белән таныштырды. Балалар шифалы үзенчәлекләргә ия булган чәчәкләр барлыгын белделәр. Алардан кешеләр файдалы кайнатмалар ясарга өйрәнгәннәр. Чәй итеп кулланганда безгә гаҗәеп тәм бирә торганнары да бар. Ә менә безнең күзгә генә ямь бирә торган, иң самими хисләр бүләк итә торган чәчәкләр дә бар. Борынгылар аларны сихри көчкә ия дип санаганнар, кеше язмышына һәм характерларына тәэсир итә алалар дип ышанганнар.
Чараның икенче өлешендә балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар. Күргәзмәдә шагыйрьләрнең шигырьләре, чәчәкләр матурлыгын данлаган, чәчәкләр сихри көчкә, тугрылык, мәхәббәт һәм җиңү көченә ия булган китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук чәчәк үстерү буенча әдәбият та тәкъдим ителде.
Ә без чәчәкләр турында, алар кешене тормышының барлык этапларында озатып йөргәненнән башка, нәрсә беләбез? Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар укучыларны кызыклы сәяхәткә алып барды, анда һәркем чәчәкләр турында барысын да белә алды.