«Пешекче яки табиб булыргамы, китапханәчедән сора»
14 июль көнне китапханәдә урта сыйныф укучылары өчен «Пешекче яки табиб булыргамы, китапханәчедән сора» дигән мәгълүмати танып-белү сәгате узды. Чара башында китапханәче һөнәр нәрсә ул, нинди һөнәрләр бар, үз эшеңнең остасы булу өчен нәрсәләр кирәк икәнлеге турында сөйләде.
Балалар һөнәрләрнең зур дөньясы, һәркем өчен сайлау мөмкинлеге, хәзерге вакытта нинди белгечлекләр кирәк булуы турында белделәр. Балалар табышмаклар чиштеләр, тематик викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында алар әти-әниләре, әби-бабайлары кем булып эшләвен сөйләделәр. Шулай ук киләчәктә нинди һөнәр алырга теләкләре белән дә уртаклаштылар. Без, барыбыз да һәр хезмәтне хөрмәт итәргә кирәк дигән фикер белән ризалашыр дип өметләнәбез, барлык һөнәрләр дә кирәк, барлык һөнәрләр дә мөһим!
Бу чара укучылар үзләренең якты киләчәккә юлларын билгеләсеннәр өчен үткәрелде.