«Җәвад Тәрҗеманов иҗатында балачак дөньясы»
8 июль көнне безнең балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен танылган татар язучысы, галиме һәм математигы Җәвад Тәрҗеманов әсәрләреннән өзекләр уку үткәрелде. Быел аның тууыннан 105 ел тулды. Бу кешенең биографиясе бик кызыклы, чөнки ул фән белән генә шөгыльләнмәгән, ә балалар өчен хикәяләр һәм әкиятләр дә язган, балалар җырлары альбомын чыгарган.
Балалар «Тәмле йокы», «Күңелле сүзләр», «Бал корты һәм ишәк турында», «Шуктуган», «Билибалу», «Күңелле сабантуй» әкиятләре белән таныштылар. Балалар кроссворд чишүдә, шифрланган сүзләрне ачуда, «Әкиятне тап», «Рәсемне һәм әкият исемен туры китерү», «Бу өзекләр кайсы әкиятләрдән» һ.б. уеннарда катнаштылар.
Чара ахырында аның берничә җырының язмалары тыңланды.