Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Елның иң озын көне безгә уртак бәла китерде»

20 июнь көнне мәктәп яны лагере укучылары өчен китапханәдә «Елның иң озын көне безгә уртак бәла китерде» дип исемләнгән хәтер һәм кайгы сәгате узды.

Китапханәче сөйләвеннән балалар 1941 елның 22 июнендә фашист Германиясенең Советлар Союзына хөҗүм итүе, Бөек Ватан сугышы башлануы һәм аның меңләгән кеше гомерен өзүе турында белделәр.

Әлеге көн - тарихның онытырга ярамаган өлеше. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышының беренче сәгатьләре һәм көннәре турында документаль хроника кадрларын карадылар, халык җилкәсенә төшкән авырлыклар, фаҗигале вакыйгалар, совет кешеләренең батырлыгы турында белделәр. Балалар татар һәм рус язучыларының сугыш турында шигырьләрен укыдылар.

Шулай ук «Вакыт яшәр, яшәгәндә Җирдә Хәтер!» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу очрашу барыбыз өчен дә тынычлыкның нәрсә аңлатканы турында уйланырга мөмкинлек бирде. 22 июнь – онытырга ярамый торган дата, аны буыннан-буынга тапшырырга кирәк.