«Мин - җәяүле»
16 июнь көнне балалар травматизмын булдырмау максатыннан китапханәдә «Мин - җәяүле» дип исемләнән мәгълүмати танып-белү сәгате узды. Очрашу башында балалар китапханәченең юл билгеләре турындагы хикәясен тыңладылар. Аннары укучылар транспорт чараларының нинди төрләре булуын белделәр. Шуннан соң светофорның кызыл, сары, яшел төсләренең нәрсә аңлатканын кабатладылар. Барысы бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыттылар һәм аларны ни өчен белергә һәм үтәргә кирәклеге турында сөйләштеләр.
Икенче өлештә балалар сорауларга җавап бирделәр, «Ярый - ярамый» уены уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, юлларда юл хәлләрен уйнадылар. Интерактив уен ярдәмендә укучылар юлда имин тәртип кагыйдәләре, юл билгеләренең мәгънәләре буенча алган белемнәрен ныгыттылар. Балалар эмоциональ көч һәм яхшы кәеф алдылар.
Чара «Смешарики. Иминлек әлифбасы» мультфильмын карау белән тәмамланды.
Укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, үз гомерләрен саклап калырга һәм башка кешеләрне куркыныч астына куймаска мөмкин икәнен белделәр.
Чарага юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен китап күргәзмәсе оештырылды.