«Россия турында нәрсә беләсең»
12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтә.
Китапханәдә Россия көненә багышланган «Россия турында нәрсә беләсең» дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате узды. Чара барышында балалар илебез һәм аны яратучы, горурланучы халкыбыз турында бик күп җылы сүзләр ишеттеләр. Китапханәче бәйрәм тарихы, флаг, герб һәм гимн – Россия Федерациясенең төп символлары турында сөйләде. Аннары балалар «Россия турында нәрсә беләсең» дигән викторинада катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Бергәләп Россия гимнын башкардык.
Бәйрәм программасын «Ватаныбыз – Россия» дигән китап күргәзмәсе тулыландырды. Анда Россия тарихы турында борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр сөйләүче басмалар тәкъдим ителде. Ачык төстәге иллюстрацияләр һәм танып белү мәгълүматы балаларны төп тарихи вакыйгалар һәм ил үсешенә өлеш керткән күренекле шәхесләр белән таныштырды. Шулай ук күргәзмәдә Россия символикасы һәм дәүләт төзелеше турында китапларны табарга мөмкин иде – һәр россияле белергә тиешле бар нәрсә турында.