«Канатлы дөнья»
11 июнь көнне «Канатлы дөнья» дип исемләнгән әдәби-тематик кичә узды. Чара балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллинаның тууына 95 ел тулуга багышланды. Китапханәчеләр балалар белән очрашуны Мәрзия Низамовна Фәйзуллинаның тормышы һәм иҗаты турында кыска хикәядән башлады. Яшь китап сөючеләр М.Фәйзуллинаның татар һәм рус телләрендә унбиштән артык шигъри җыентыгы чыкканын, аның шигырьләре үзбәк, чуваш һәм украин телләренә тәрҗемә ителгәнен, ул яшь укучылар өчен табигать, балалар уеннары, хезмәт турында искиткеч китаплар язганын, кечкенә укучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм кызыксынуларын исәпкә алып табышмаклар, җырлар, башваткычлар иҗат иткәнен белделәр. М.Фәйзуллина шигырьләре аларны яхшылыкка, дуслыкка, үзара ярдәмләшүгә, кыюлыкка һәм үз гамәлләренә җавап бирә белергә өйрәтә. Шулай ук язучының шигырьләрен кычкырып уку үткәрелде.