Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Балачак» дигән тукталыш»

2 июнь көнне китапханә урта мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен «Балачак» дигән тукталыш» дип исемләнгән күңел ачу-уен программасы үткәрде. Китапханәчеләр балаларны бәйрәм һәм җәйге каникуллар башлану белән котладылар, аларга актив һәм кызыклы ял теләделәр.

         Бәйрәм уеннарсыз булмый! Балалар өчен төрле уеннар оештырылды. Чара барышында балалар түбәндәге станцияләрдә тукталдылар: «Күңелле зарядка», «Әкиятләр дөнья буйлап йөри», «Криптограммалар», «Елмаюдан барысына да җылырак булыр», «Тере хәрефләр». Һәр станциядә билгеле бер биремне үтәргә кирәк иде.

         Аннары иҗади мәйданчык оештырылды, анда асфальтта рәсем ясау конкурсы игълан ителде. Укучылар барлык конкурсларда да актив катнаштылар.

         Чарага «Балачак – бәхет иле» дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде. Китапханәче балаларга китапханәне онытмаска, һичшиксез укырга кирәклеген искәртте, шундый очракта каникуллар кызыклы һәм файдалы булачак.