Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Алфавитлы һәм систематик каталог»

Библиография өлкәсендә укучыларның белемнәрен киңәйтү һәм системалаштыру, китапханә каталогы белән таныштыру максатыннан, 29 май көнне китапханәдә 4 нче сыйныф укучылары өчен «Алфавитлы һәм систематик каталог» дип исемләнгән китапханә дәресе уздырылды.

Чара барышында балалар китапханәдә кирәкле мәгълүматны эзләүнең төп чаралары, каталоглар һәм картотекалар белән таныштылар. Катнашучылар «каталог», «картотека» төшенчәләре, аларның төрләре һәм функцияләре турында белделәр. Каталог карточкаларының бик катгый тәртиптә урнаштырылуы аңлатылды. Китапханәче каталог карточкасының мөһим ролен аңлатты, алфавитлы һәм систематик каталоглар, алфавитлы-предметлы күрсәткеч, туган якны өйрәнү систематик каталогы, мәкаләләрнең систематик картотекасы турында сөйләде.

Дәрес ахырында һәр катнашучы берничә практик бирем үтәде: алфавитлы каталог ярдәмендә матур әдәбият китабының каталог карточкасын табу яки китапханә фондында китапның булуын ачыклау, ә систематик каталог ярдәмендә билгеле бер темаларга китаплар сайлау. Балалар биремнәрне уңышлы башкардылар. Каталоглар белән гадәти булмаган эш мәктәп укучыларына зур канәгатьлек китерде.