«Бар гомеремне балаларга багышладым»
26 май көнне китапханәбездә яташыбыз, үзешчән язучы, педагог Вафин Фәрит Вәдүт улы иҗатына багышланган әдәби кичә булып узды. Фәрит абый 1954 нче елның 2 нче августында Арча районы Носы авылында дөньяга килгән.
1972 нче елда Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетына укырга керә.
1977 нче елда дипломымны күтәреп, Шушмабаш урта мәктәбенә тарих укытырга кайтып төшә. «Әти-әни укытучылар булгач, мин дә укытырга тиеш дип уйлаганмындыр инде» дип искә ала Фәрит абый.
34 ел гомере мәктәптә, балалар арасында үткән. Шуның соңгы 14 елында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернатында балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта.
Фәрит абыйның фәнни-методик мәкаләләре «Мәгариф» журналында басыла. Ул «Татарстан яшьләре» газетасы хәбәрчесе, юмористик - сатирик хикәяләр авторы.
Кичәдә укучыларны Вафин Ф.В. тормыш юлы белән таныштырдык. Аның безнең китапханәгә бүләк итеп бирән «Әкиятләр» китабы белән танышып, әкиятләрен укыдык.