«Кояш көнен планета бәйрәм итә»
22 май көнне китапханәдә Бөтендөнья Кояш көненә багышланган «Кояш көнен планета бәйрәм итә» дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде.
Китапханәче балаларга кояш көненең кайчан барлыкка килүе һәм бәйрәмнең нинди максат белән уйлап чыгарылуы турында сөйләде: җәмәгатьчелекнең игътибарын кояш энергиясен куллану мөмкинлекләренә һәм табигать ресурсларын саклауга юнәлтү өчен. Укучылар Кояш системасының ничек төзелүе һәм аны беренче булып ачучылар турында белделәр. Балалар төрле илләрнең һәм халыкларның мәдәни мирасы белән мифология, бәйрәмнәр, халык авыз иҗаты рәвешендә таныштылар, аларга кояш турындагы белемнәр зур йогынты ясады.
Балалар К.Чуковскийның «Урланган кояш», М. Пришвинның «Кладовая солнца» һәм башка китапларның һәм әсәрләрнең исемнәрен искә төшерделәр. Балалар күпсанлы сорауларга җавап бирделәр, Кояш турында мәкальләр һәм әйтемнәр төзеделәр, К.Д. Ушинскийның «Кояш һәм җил» әкиятен тыңладылар, табышмакларга җаваплар таптылар. «Кояш турында сез нәрсә беләсез?» дигән сорауга балалар китапханәчеләр белән үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, иң зур йолдыз турында күп кызыклы һәм танып белүле мәгълүматлар сөйләделәр.
Чара ахарында укучыларга Кояш системасы турында мультфильм тәкъдим ителде.