«Күңелле гаилә»
Ел саен бөтен дөнья буенча 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә – ул якыннарыбыз, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, бәхет һәм яхшылык теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаилә мәхәббәт, җаваплылык, кайгырту һәм хөрмәт итәргә өйрәтә.
15 май көнне урта мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен «Күңелле гаилә» дип исемләнгән эрудит-уены үткәрелде. Балаларга гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында китаплар күрсәтелде, бәйрәмнең башлангычлары һәм традицияләре турында сөйләнелде. Укучылар гаилә һәм өйдәге уңайлылык турындагы татар халык мәкальләре белән таныштылар, «Аңлатмалар», «СемьЯ», «Бер-ромашка, ике-ромашка...», «Йөрәкне бир», «Йорт нәрсәдән башка булмый» һәм башка бик күп кызыклы конкурсларда катнаштылар.
Балалар гаиләнең нәрсә икәнлеге, аның никадәр зур булуы турындагы сорауларга җавап бирделәр, гаиләдә күңел мөнәсәбәтләре булсын, җылы атмосфера булсын өчен нәрсә кирәклеге турында фикер йөрттеләр. Укучылар әти-әниләренә өйдә ничек ярдәм итүләре, үз гаиләләренең гореф-гадәтләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр.
Хушлашканда китапханәче чарада катнашучыларга өй учагының җылысын беркайчан да сүндермәвен, гаиләләре белән горурлануларын, аның намусын саклауларын теләде.