«Җиңү җыры яңгырый илемдә»
1945 елның язы тарихта гаделлек һәм кеше рухы тантанасы чоры буларак мәңгегә калды. 9 Май – халыкның какшамас көче, аның теләсә нинди сынауларга каршы тора алуы символы. Быел без бу бөек вакыйганың 80 еллыгын билгеләп үтәбез – ул миллионнарча кешеләрнең йөрәкләрендә яшәвен дәвам итә.
Ел башыннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгына күп кенә чаралар үткәрелде. 7 май көнне мәдәният йорты сәхнәсендә «Җиңү җыры яңгырый илемдә» дип исемләнгән театральләштерелгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бу көнне без сугыштан җиңеп кайткан һәм сугыш кырларында мәңгегә ятып калган авылдашларыбызны искә алдык һәм аларга хөрмәт күрсәттек.
Бәйрәм кичәсенең беренче өлешендә тамашачылар игътибарына театральләштерелгән тамаша күрсәтелде, авылдашларыбыз үз әтиләрен уйнадылар. Бу көнне сәхнәдә 10 авылдашыбыз турында сөйләдек. Болар-сугыштан исән-имин әйләнеп кайткан, авыл тормышында якты эз калдырган, яшь буынны патриотик тәрбияләүдә катнашкан авылдашлар. Ә бәйрәм кичәсенең икенче өлеше зур концерт программасы белән узды. Концерт барышында сугыш, тыл ветераннары һәм сугыш балалары истәлегенә хөрмәт күрсәтелде. Алар истәлегенә безнең артистларның матур җырлары һәм биюләре яңгырады.