Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Шигърият – күңел өчен дару»

         5 май көнне китапханәгә балалар шагыйрәсе, тәрҗемәче Резеда Вәлиеваның 95 еллыгына багышланган «Шигърият – күңел өчен дару» дип исемләнгән шигърият сәгатенә башлангыч сыйныф укучылары чакырылды.

         Чарада китапханәчеләр укучыларны шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Балалар аның 30дан артык җыентыгы басылып чыгуын, Резеда Вәлиеваның шигырьләренә җырлар язылуын, аның А.Барто, С. Михалков, Л.Воронкова һәм башка авторларның әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүен белделәр.

         Китап күргәзмәсенә күзәтү уздырылды, анда язучының һәр китабы белән җентекләп таныштырдылар.

         Укучылар Р.Вәлиеваның шигырьләрен укыдылар. Р.Вәлиева – татар балалар әдәбиятының иң якты йолдызларының берсе. Аның иҗатында берничә буын бала үскән. Аның иҗади мирасы илледән артык шигырь, повесть һәм хикәя, әкият һәм риваятьләр җыентыгын тәшкил итә. Резеда Вәлиеваның әсәрләрен балалар да, өлкәннәр дә ярата, алар игелек һәм намуслылык, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли.