«Син елларның күркәм кайтавазы»
25 апрель көнне балалар бакчасында «Син елларның күркәм кайтавазы» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдык.
Нәни китап укучылар белән шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын искә алдык. Шигырьләре укылды.
Бу көнне без балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек. Балалар аның биографиясеннән күп кенә яңалыклар белделәр, замандашларының татар халкының бөек улы турындагы истәлекләрен тыңладылар. Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына багышланган шигырьләре, «Су анасы», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш», «Шүрәле» әкиятләре белән таныштылар. Шулай ук «Тукайның әсәрләрен иллюстрацияләр буенча таны» дигән кечкенә викторина да үткәрелде. Нәни китап укучылар бөек татар шагыйренең шигырьләрен сөйләделәр. Ә ахырдан балалар белән бергә «Туган тел» җырын башкардык.
Чарага «Ачыйк күңелләрне ак нур белән...» дигән китап күргәзмәсе куелды.