Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Космосның гаҗәеп дөньясы»

Борынгы заманнардан ук кешеләр космос турында хыялланганнар. Күп кенә галимнәр космик киңлекне тикшергәннәр, очу аппаратларын уйлап тапканнар. Алар төп вакыйгага – кешенең космоска очышына әзерләнгәннәр. Һәм менә, 1961 елның 12 апрелендә бу көн килеп җитте – беренче тапкыр «Восток» космик корабында безнең ватандашыбыз Юрий Алексеевич Гагарин космоска күтәрелде.

         Боларның барысы турында китапханәчеләр мәктәп укучыларына чарада сөйләделәр. Балаларның космос турында нәрсә белүен ачыклау өчен, кызыклы фактлар белән «Космосның гаҗәеп дөньясы» викторинасын үткәрделәр. Катнашучылар планеталар һәм йолдызлыклар, көннең төнне ничек алмаштыруы, кояшның Җир планетасы өчен ни өчен шулай кирәк булуы турында күп кенә яңалыклар һәм белемнәр белделәр.

         Укучыларга космик корабль – космонавтлар йортының ничек төзелгәнен, анда кешеләрнең авырлыксызлык шартларында ничек яшәвен, нәрсә белән туклануларын, ничек йоклауларын, скафандрның ни өчен кирәклеген тыңлау аеруча кызыклы булды.

         Аннары яшь китап укучылар «космик» табышмакларны чиштеләр, әкият геройлары һәм оча белгән предметлар турындагы әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Йолдызлар һәм планеталарның гаҗәеп матур һәм чиксез дөньясына чумарга укучыларга «Космос – Галәмгә юл» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар ярдәм итте. Укучылар бик күп файдалы белем һәм яхшы кәеф алдылар.