«Китапның туган көненә»
2 апрель көнне китапханәдә, балалар китабы көненә багышланган, «Китапның туган көненә» дип исемләнгән мәгълүмат көне үткәрелде. Китап бәйрәме - барлык укучы балалар бәйрәме, балачак бәйрәме, язучылар, нәширләр һәм китапханәчеләр өчен бәйрәм.
Укучылар балалар китаплары, хикәяләр һәм әкиятләр — безнең тормышыбызда беренче күрсәтмәләр, шундый кызыклы һәм таныш булмаган гаять зур дөньяда безнең юл күрсәткечебез икәнен белделәр.
Аннары балалар яраткан китаплары битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр, анда аларны төрле биремнәр көтте: китапларны иллюстрациядән тану, кроссворд чишү һәм бер дөрес җавап сайлау. Балалар «Геройны бел» әдәби викторинасында актив катнаштылар. «Музыкаль шкатулка», «Тылсымлы сандык», «Өченче артык», «Алга таба, алга таба...» танып-белү һәм күңелле конкурсларда катнаштылар.
«Сез ничек игътибар белән укыйсыз» дигән тест үткәрдек. Чараны уздыру өчен «Кызлар да, малайлар да – дөньяда барысы да китаплар ярата» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда гаилә белән уку өчен китаплар тәкъдим ителде.