Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Минем хокукларым һәм бурычларым»

26 март көнне китапханәдә «Минем хокукларым һәм бурычларым» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Яшь укучылар бала хокуклары турындагы Конвенция белән таныштылар, кеше хокуклары, балаларның хокуклары һәм бурычлары турында элементар белемнәр алдылар. Алынган хокукый белемнәрне тикшерү өчен, балалар әкияти викторинада катнаштылар, геройларның шәхси кагылгысызлыкка, тормыш һәм иреккә хокуклары бозылган әкиятләрне искә төшерделәр. Алган белемнәрен ныгыту өчен балалар әкиятләр дөньясына чумдылар һәм әкият вакыйгаларына хокук күзлегеннән карадылар. «Төлке һәм Куян», «Өч дуңгыз баласы», «Балыкчы һәм балык турында әкият», «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие», «Итекле мәче», «Золушка» кебек әсәрләрне тикшердек, ә тәкъдим ителгән һәр вакыйгада геройларның нинди хокуклары теге яки бу тискәре әкият персонажлары тарафыннан бозылуын ачыкларга тырыштык.  Нәтиҗәдә, укучылар законнарны белергә, хөрмәт итәргә һәм үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Һәр баланың гаиләгә хокукы бар, китапханәче бу төшенчәнең мөһимлеген тагын бер кат ассызыклады һәм балаларның игътибарын үз ата-аналарын, шулай ук безнең барыбыз өчен дә зур тату гаилә булган үз илен хөрмәт итәргә һәм кадерләргә юнәлтте.