Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Балалар террорчылыкка каршы»

Террорчылыкны кисәтү максатыннан 11 март көнне 6 класс укучылары өчен «Балалар террорчылыкка каршы» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында китапханәче бүген көндә террорчылыкның кешелек дөньясы XXI гасырга кергән иң җитди проблемага әйләнүе һәм теракт куркынычы барлыкка килгән очракта, заложник итеп алынган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Сөйләшү террорчылык проблемасының әһәмияте, аның сәбәпләре, тарихы һәм нәтиҗәләре, шулай ук террорчылык янаулары килеп чыккан очракта һәр кеше башкарырга тиеш гамәлләр турында барды. Укучыларга террорчылык куркынычы барлыкка килгән очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда сакланырга тиешле чаралар турында мәгълүмат белән буклетлар таратылды.