Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Матурлык һәм шатлык бәйрәме»

7 март көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен «Матурлык һәм шатлык бәйрәме» дип исемләнгән әдәби мозаика үткәрелде. Очрашу башында балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар һәм Р.Миңнуллин, А. Усачев, В. Берестов һ. б. шигырьләрен тыңладылар. Викторина сорауларына кызыксынып җавап бирделәр, чәчәкләр кроссвордын чиштеләр, әкият геройлары–әни ярдәмчеләрен искә алдылар, «Йомгак» уенын уйнадылар. «Имена на века» викторинасында бөек классиклар әсәрләренең төп героиняларын искә төшерделәр. Очрашу азагында бергәләп «Әни – беренче сүз» җырын җырладылар.