Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Добрый сказочник Ершов»

6 март көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен рус язучысы П.П.Ершовның тууына 210 ел тулу уңаеннан «Добрый сказочник Ершов» дип исемләнгән уен-сәяхәте үткәрелде. Чара башында китапханәче очрашуда катнашучыларга П.П.Ершовның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Ершовка танылуны аның «Конек-Горбунок» әкияте китерде.

Балалар Петр Павловичның язмышы, шулай ук «Конек-Горбунок» әкиятендә себерлеләрнең нинди гореф-гадәтләре чагылышы турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.

Ершовның «Конек-Горбунок» әкиятенең теле – Пушкин чоры теле. Петр Ершов Пушкин шигырьнең гадилеге һәм аның рус фольклорына якынлыгы традицияләрен дәвам итә. Һәм менә инде 180 елдан артык дөнья буйлап «Конек-Горбунок» чаба, ул чикләрне һәм тел киртәләрен белми.

«Конек-горбунок» әкияте балалар өчен иң яраткан әсәрләрнең берсе, чөнки ул тылсым һәм мавыктыргыч маҗаралар белән тулы. Укучылар әдәби викторинада катнаштылар: «Сказка ложь, да в ней намек, добрым молодцам урок!», әсәр буенча сорауларга җавап бирделәр, дуслык һәм үзара ярдәмләшү темаларына фикер алыштылар, зур кызыксыну белән әкият мотивлары буенча табышмаклар чиштеләр, әсәрдән өзекләр укыдылар. Чарага шул ук исемдәге китап күргәзмәсе төзеп куелды.