Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Бу куркыныч — юкка тәвәккәлләмә»

1 март көнне «Бу куркыныч — юкка тәвәккәлләмә» дип исемләнгән  урта мәктәп укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре үз әңгәмәләрендә тәмәке тартуның, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар куллануның кеше организмына, бигрәк тә үсеп килүче организмга нинди йогынты ясавы турында сөйләделәр.

Чара ачыктан-ачык сөйләшү рәвешендә узды, шулай ук укучылар теге яисә бу матдәләрнең зыяны турында кирәкле мәгълүматлар бирелгән кечкенә теоретик материал белән таныштылар. Әңгәмә «Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәтә», «Сәламәт яшәү рәвеше буенча биш киңәш» видеороликларын карау белән үрелеп барды. Әлеге чара өчен «Зарарлы гадәтләр» слайдлы презентациясе әзерләнде. Бу очрашу бушка узмагандыр дип ышанабыз. Сәламәтлек ― кеше тормышында иң зур хәзинә бит ул.