Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Күңелгә якын туган тел»

28 февраль көнне китапханәдә югары сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Күңелгә якын туган тел» дип исемләнгән конкурс-уен программасы уздырылды. Бу чара танып белү һәм мавыктыргыч маҗаралар рухында узды, анда һәр катнашучы туган телнең тылсымлы дөньясына кереп китте.

Чара кысаларында катнашучылар үзләренең туган телләренең тарихы һәм мәдәнияте белән таныштылар, аның үсеше һәм әһәмияте турында кызыклы фактлар белделәр.

Аннары укучылар ике командага бүленеп төрле конкурсларда, викториналарда һәм уеннарда көч сынаштылар:

1 нче «Мәкаль җый» конкурсы. Мәкальләрнең буталган өлешләрен дөрес җыярга кирәк иде.

2 нче «Портрет буенча язучы/шагыйрьне танып бел» конкурсы.

3 нче «Блиц-сораштыру» конкурсы, анда туган тел һәм әдәбият белән бәйле сорауларга җавап бирергә кирәк иде.

4 нче «Фразеологизмнар» конкурсы. Һәр командага фразеологизм тәкъдим ителде һәм аны аңлатырга кирәк иде.

5 нче «Әлифба» конкурсы. Фамилияләрне алфавит буенча урнаштырырга, ягъни, беренче генә түгел, икенче хәрефне дә исәпкә алып, журнал өчен исемлек төзергә кирәк иде.

6 нчы конкурс. Капитаннар конкурсы. «Кара-телеңне сындырма!». Тизәйткечләрне дөрес итеп укырга кирәк булды.

Чарага «Тел бөтен белемнәргә һәм бөтен табигатькә ачкыч...» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.