Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Дан сиңа, Саклаучы»

19 февраль көнне, урта мәктәп белән берлектә, «Дан сиңа, Саклаучы» дип исемләнгән, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, бәйрәм кичәсе үткәрелде. Сәхнәдән Ватанны саклаучыларга һәм Ватанга мәхәббәтне чагылдырган патриотик шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Тамашачылар укучылар башкаруындагы дәртле биюләрне алкышлар белән сәламләделәр, һәм, әлбәттә, патриотизм һәм бәйрәм рухы хөкем сөргән бәйрәм концертының гомуми эмоциональ атмосферасы бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.

Китапханәдә «Дан сиңа – Ватанны саклаучы» дигән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә кешелекнең көчле яртысының батырлыгын, намусын чагылдырган әдәбият күрсәтелде.

Ватанны саклаучылар көне – иң зур бәйрәмнәрнең берсе, анда үз Ватаныңны ярату һәм хөрмәт итү, Ватаныңны һәм халкыңны саклау бурычы салынган.