«Агния Барто белән күңелле көн»
Барлык балалар да ярата торган китаплар бар. Бу китаплар арасында Агния Барто шигырьләре дә бар. Барто балаларның теге яки бу тормыш ситуацияләрендә нәрсә хис итүләрен, нәрсә турында хыяллануларын, нәрсә эшләргә яратуларын һәм нәрсә яратмауларын бик яхшы аңлый белгән.
18 февраль көнне Яңа Кенәр балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Агния Барто белән күңелле көн» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара башында без балаларга Агния Львовна Бартоның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек. Балалар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр.
Чара азагында балалар А.Барто шигырьләре буенча пазл-рәсемнәр төзеделәр, шулай ук «Әйдәгез яраткан китапларыбызны ачыйк!» китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар.
Агния Барто әсәрләре яхшылыкка, барлык тереклеккә сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтә, алар үзеңне ничек тотарга, нинди кеше булып үсәргә кирәклеге турында җитди уйланырга мәҗбүр итә.