«Табигатьне саклау – һәркемнең эше»
17 февраль көнне китапханәдә 7 класс укучылары өчен «Табигатьне саклау – һәркемнең эше» дип исемләнгән экологик уен үткәрелде. Безнең заманда бу шулкадәр актуаль тема, аны игътибарсыз калдыру мөмкин түгел. Имин булмаган экологик вәзгыять аркасында хайваннар, үсемлекләр һәм кеше үзе көн саен зыян күрә. Үсеп килүче буын бу проблема турында, шулай ук аны төзәтү һәм табигатькә ярдәм итү ысуллары турында белергә тиеш.
Экологик уенда катнашучылар чүп-чарның зур өлешен пластмасса, пыяла, металл тәшкил итә, дигән фикерләрен белдерделәр. Бу материалларны әйләнә-тирә мохитне пычратып калдырырга түгел, ә эшкәртергә мөмкин. Балалар әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле викторина сорауларына җавап бирделәр. Ярышта катнашучыларга сорауларга җавап эзләүдә илебезнең тыюлыклары һәм табигать һәйкәлләре турындагы үз белемнәре, шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл китабы ярдәм итте. Яшүсмерләр пластик шешәнең күпме таркалуын, кеше тормышының кайсы өлкәләрендә пыяла һәм металлны кабат кулланырга мөмкин булуын белделәр. Укучылар, табигатьне саклап, экологик куркынычсыз төргәк – кәгазь сайларга тырышуларын әйттеләр. Бу бит бик ансат: целлофан пакет урынына кәгазь пакет сайларга, иске китапларны һәм газеталарны ташламаска, аларны эшкәртүгә тапшырырга, әйберне ташлап калдырасы урында төзәтергә мөмкин.
Очрашуны тәмамлап, китапханәче укучыларга кешенең табигать тормышына тыкшынуын туктатып булмый, әмма һәркем аңа мөмкин кадәр азрак зыян китерергә тырышырга тиешлеген искәртте.