«Әфган сугышы — тере хәтер»
14 февраль көнне Әфганстан җиреннән гаскәрләрне чыгаруга 36 ел тулуга багышланган «Әфган сугышы — тере хәтер» дип исемләнгән буыннар очрашуы булды. Алып баручы очрашуда катнашучыларга Әфган сугышы тарихының героик битләрен искә төшерде. Аның сөйләгәннәре хәрби хроника кадрлары һәм шул вакыйгаларның слайд-презентация белән үрелеп барды.
Чарага хөрмәтле кунаклар – безнең авылда яшәүче Әфган сугышында катнашучылар чакырылган иде. Укучылар ветераннарның истәлекләрен тыңладылар. Чара сугыш турында шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды.
Шулай ук мәдәният йорты фойесында урта мәктәп укучылары арасында шахмат буенча ярышлар уздырылды.
Сугыш турында сөйләү авыр, әмма аны онытырга безнең хакыбыз юк. Әфган сугышы тарихка әверелде. Ләкин без аның солдатларын, каһарманнарын онытмадык.
Элек-электән Ватанга хезмәт итү, аны саклау мактаулы санала. Тарихи яктан шулай килеп чыкты ки, безнең ил дуслар өчен ачык һәм дошманнар өчен җәлеп итүчән. Шуңа күрә аның чикләрен саклауда сугышчы, солдат торган!