«Безнең горурланырлыгыбыз бар»
5 февраль көнне Яңа Кенәр балалар китапханәсе Ватанны саклаучылар елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Безнең горурланырлыгыбыз бар» дип исемләнгән республика акциясендә катнашты.
Чара башында китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы, 1945 елгы Бөек Җиңү, республикабызның фронтовик язучылары һәм шагыйрьләре турында сөйләде. Укучылар Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Нур Баян әсәрләрен укыдылар. Чарага «Бөек сугыш – Бөек Җиңү» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.
Әлеге акциядә катнашу яшь укучыларга безнең исәпсез-хисапсыз казанышлар, җиңүләр һәм ачышлар туплаган илдә яшәвебезне искә төшерде.