Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Сталинград: сугышның ялкынлы кайтавазы»

Ватаныбыз тарихында без һәрвакыт хәтерли торган бөек вакыйгалар бар. Алар безнең горурлык һәм дан. 2025 елда Бөек Ватан сугышының хәлиткеч сугышларының берсе булган Сталинград сугышы тәмамлануга 82 ел тула.

         4 февраль көнне китапханәдә «Сталинград: сугышның ялкынлы кайтавазы» дип исемләнгән тарихи хәтер сәгате үткәрелде. Ул балаларга үткәнгә, ерак кырыгынчы – фаҗигале елларга күз салырга, Сталинград җиренең бер карышын да дошманга бирмәүчеләрнең исемнәрен, героик язмышларын искә төшерергә мөмкинлек бирде. Укучылар Сталинград сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое, якташыбыз гвардия генерал-лейтенанты Гани Биккенә улы Сафиуллинның батырлыгы турында белделәр.

         Чарада катнашучыларга Сталинград сугышы башлануы, немецларның Иделгә таба ашкынулары турында сөйләделәр. Илебезнең язмышы кыл өстендә асылынып торган. Шәһәр өчен сугыш 200 көн һәм төн дәвам итә. Сталинградны саклаучыларның батырлыгы тарих битләрендә якты йолдыз булып мәңге балкыячак.

          Ахырдан укучыларга документаль кинохроника кадрлары күрсәтелде.