«Тыюлык сукмаклары буйлап»
22 гыйнвар көнне китапханәдә тыюлыклар һәм милли парклар көненә багшыланган «Тыюлык сукмаклары буйлап» дип исемләнгән экологик сәяхәт булып узды. Китапханәче балаларны елның экологик календаре буенча беренче даталарның берсе - 11 гыйнвар - тыюлыклар һәм милли парклар көне белән таныштырды. Ул шулай ук тыюлык, табигать ядкәре нәрсә икәнен, аларның ни өчен кирәклеген, табигатьне ни өчен сакларга кирәклеге турында сөйләде. Укучылар Ватаныбызның махсус сакланучы табигый территорияләре, бу территорияләрнең хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныштылар.
«Россия һәм Татарстан Республикасы тыюлыклары» презентациясе ярдәмендә балалар Татарстан Республикасы тыюлыклары һәм табигать һәйкәлләре, махсус сакланучы территорияләрдә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән таныштылар. Ә тыюлыкларда нинди хайваннар яшәвен белү өчен, бераз тырышырга һәм табышмакларны чишәргә туры килде. Туган як турында шигырьләр тыңланылды.
Чара ахырында материалны беркетү өчен «Тыюлык урыннары» викторинасы тәкъдим ителде, анда балалар бик теләп катнаштылар. Мондый чаралар табигатькә сакчыл карарга өйрәтә, туган як табигате өчен җаваплылык тәрбияли.