«Бәйрәм барысына да могҗиза бүләк итсен»
6 гыйнвар көнне мәдәният йорты фоесында балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар «Бәйрәм барысына да могҗиза бүләк итсен» дип исемләнгән бәйрәм программасында катнаштылар.
Усал әкият геройлары балаларга Яңа ел бәйрәмен бозарга тырышып, Кыш Бабайның илчеләрен һәм капчыгын урлап китәләр. Алар бөтен көчләрен куеп балаларны бәйрәмсез һәм бүләкләрсез калдырырга тырыштылар. Ләкин игътибарлы Эзтабар һәм алып баручы ярдәме белән чакырылмаган кунакларны хәйләли алдылар. Һәм адашкан Кыш Бабай Кар кызы белән бергә балалар янына кайттып бәйрәмдә күңел ачуларын дәвам иттеләр. Аннары Кыш бабай белән Кар кызы барлык балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм матур чыршы әйләнәсендә күңел ачарга чакырдылар. Балалар Кыш бабай белән уйнадылар, Кар кызы күңелле конкурслар, табышмаклар һәм эстафеталар үткәрде. Бәйрәм барышында балалар рәхәтләнеп кыш турында шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар, ә Кыш бабай балаларны тәмле конфетлар белән сыйлады.