«Китап битләрендә сәламәтлек»
Сәламәт яшәү рәвеше – заман таләбе. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру проблемасы актуаль проблемаларның берсе булып тора. Сәламәт булу модага һәм абруйга әйләнде.
18 декабрь көнне без укучы балалар өчен «Китап битләрендә сәламәтлек» дип исемләнгән күргәзмә-тәкъдим оештырдык. Әңгәмә барышында яшь китап укучыларга сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте турында сөйләдек, балалар әңгәмәдә рәхәтләнеп катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, үзләренең тормыш хәлләре, шулай ук яшьлекне озайту һәм сәламәтлекне ныгыту рецептлары турында сөйләделәр. Әңгәмәдә үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләренә, зарарлы гадәтләрдән баш тартуга, көн тәртибенә зур игътибар бирелде. Аннары катнашучылар «Сәламәт булырга теләсәң» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, сәламәтлек турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
Чара азагында укучылар сәламәтлек – кешенең иң мөһим кыйммәте – ул теләсә нинди байлыктан да кадерлерәк дигән нәтиҗә ясадылар. Сәламәтлек турында кайгыртуны кечкенәдән башларга кирәк – актив тормыш рәвеше алып барырга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, акыллы юллар белән сәламәтлекнең чын гармониясенә ирешергә кирәк.