«Конституция – дәүләтнең төп законы»
12 декабрь көнне китапханәдә «Конституция – дәүләтнең төп законы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Хокукый белемнәр илебезнең һәр гражданы өчен бик мөһим, чыгышы барышында китапханәче төп сәяси төшенчәләргә билгеләмә бирде: «Федерация», «Президент», «Парламент», «Россия Федерациясе Хөкүмәте», «Россия Федерациясе Конституциясе». Укучыларга Конституциянең барлыкка килү тарихы, аның илнең төп законы буларак формалашуының төп этаплары турында сөйләде. Төп канун демократик дәүләт төзелешен беркетте, анда иң югары максат хокуклары һәм ирекләре булган кеше санала. Чарада катнашучылар Россия Федерациясе символикасын искә төшерделәр. Герб һәм флагны кайчан һәм кайда күрергә мөмкин, нинди очракларда гимнны ишетергә мөмкин, һәм чын россияле мондый очракларда үзен ничек тота. Үзләренең юридик сүзлегенә укучылар «Преамбула», «Суверенитет», «Кодекс» дигән яңа төшенчәләрне язып куйдылар. Барлык катнашучылар «Барысы өчен дә төп закон» хокукый уенда катнаштылар, аның барышында балалар әлеге тематика буенча сорауларга җавапларның дөрес вариантларын белергә тиеш иделәр, «Әйе - юк» викторинасында, «Конституцион терминнар» һәм «Мәкаләне билгелә» конкурсларында катнаштылар. Уен барышында укучылар хокукый белем дәрәҗәсен күрсәттеләр, бу аларның үз иленең лаеклы гражданнары булуын аңлата.