Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Шәфкатьлек яшәсен дөньяда»

5 декабрь көнне, инвалидлар декадасы кысаларында, без мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәбе укучылары өчен күңел ачу тамашасы үткәрдек.

         Мәдәният йорты фойесында алар белән күңелле уеннар уйнадык, җырладык, биедек. Тигәнәк белән Фея укучыларны тылсымлы әкиятләр иленә сәяхәткә чакырдылар. Биредә алар яраткан мультфильм геройлары Маша һәм Аю, Убырлы карчык һәм әкияттәге Ак әби, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очраштылар. Балалар әкият геройлары белән төрле уеннар уйнадылар, табышмакларны чиштеләр. Алар белән бергә укучылар күңелле һәм дусларча атмосферага чумдылар. Катнашучыларга конкурсларда һәм уеннарда тапкырлык, зирәклек, игътибарлык һәм җитезлек кирәк булды.

         Чара бик җанлы һәм күңелле узды! Балалар барлык уеннарда һәм конкурсларда да бик теләп катнаштылар, ә аларның бәхетле йөзләре үзләре өчен үзләре сөйләде. Мондый чаралар юкка гына уздырылмый. Алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәр балага үз сәләтләрен күрсәтергә яки җәмгыятьнең бер өлеше булу теләген күрсәтергә мөмкинлек бирә.