Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Хокукларыңны бел, бурычларыңны онытма»

6 ноябрь – Конституция көне, республикабызның барлык халкы өчен мөһим вакыйга.

7 ноябрьдә без «Хокукларыңны бел, бурычларыңны онытма» дип исемләнгән хокукый подиум үткәрдек.  Балалар Татарстан Конституциясенең кабул итү тарихы һәм кайбер законнары белән таныштылар, республиканың төп символларын искә алдылар. Алынган белемнәрне ныгыту өчен «Татарстан белгечләре» викторинасы үткәрелде, аның барышында балалар кеше хокуклары һәм бурычлары турындагы сорауларга җавап бирделәр.

«Татарстан Конституциясе - халкым горурлыгы» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.