Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Бергә без бердәм»

5 ноябрьдә китапханәдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында «Бергә без бердәм» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Китапханәче балаларны бәйрәм барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның бәйсезлек хакына күрсәткән батырлыклары, шулай ук бәйрәм итү традицияләре, аның Россия өчен әһәмияте белән таныштырды. Очрашу барышында укучылар Россия тарихының безне, аерым-аерым, бергә эшләргә мөмкин булганны ялгызы гына эшләмәскә өйрәтүен аңладылар. Һәркем Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын истә калдырды. Катнашучылар шулай ук Украинада хәзер ниләр булуы, махсус хәрби операциянең (СВО) максатлары һәм бурычлары, өлешчә мобилизация, ДХР һәм ЛХР героик яклаучылары турында мәгълүмат ишеттеләр. Украинадагы махсус операция барышында үз гомерләрен биргән офицерлар һәм солдатлар турында хәтер мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Безнең ярдәм бу көннәрдә йөрәк чакыруы буенча үзенең патриотик хәрби бурычын үтәүче хәрби хезмәткәрләргә бик мөһим.

Россия бердәм булганда гына көчле.