«Каталоглар белән беренче танышу»
Китапханә киштәләрендә меңләгән китап үз укучыларын көтеп тора. Дистәләгән укучы иң кирәкле һәм кызыклы китапларны сайларга алырга тырыша. Китапханәнең китап байлыкларында ориентлашырга кем ярдәм итәр? Һәм менә шул вакытта каталоглар һәм картотеклар ярдәмгә килә.
30 октябрь көнне китапханәнең белешмә-библиографик аппараты белән танышу өчен «Каталоглар белән беренче танышу» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Без урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучыларын, китап патшалыгының «башлыгы» каталог белән таныштырдык. Белешмә-библиографик белемнәренә өйрәтү теоретик һәм практик өлешләрдән торды. Укучылар каталогның нәрсә икәнен белделәр. Алардан ничек дөрес файдаланырга? Каталогта һәр китапның паспорт-карточкасы булуы, аның аша кайсы бүлектән китап табарга мөмкин булуы, аның күпме торуы һәм хәтта ничә бите булуы укучыларны гаҗәпләндерде.
Очрашу ахырында балалар үзләренең яраткан китаплары турындагы мәгълүматны каталог аша табарга тырыштылар.