Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Барлык һөнәрләр мөһим, барлык һөнәрләр кирәк»

Һөнәр сайлау кешенең киләчәк тормыш юлын билгеләүче җаваплы моментларның берсе булып тора. Яшьләр арасында меңләгән сораулар туа: нинди һөнәр сайларга, кая укырга керергә, үз көчеңне ничек исәпләргә һәм күп нәрсәләр. Үз юлыңны табу – җәмгыятьтә шәхеснең сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен мөмкин кадәр ачарга мөмкинлек бирә торган урын алу дигән сүз.

Укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итү максатыннан, 23 октябрь көнне китапханәнең уку залында «Барлык һөнәрләр мөһим, барлык һөнәрләр кирәк» дип исемләнгән белгечләр көне үткәрелде.

Беренче чиратта без балаларга үзебезнең китапханәче һөнәре турында сөйләдек. Аннары балаларга төрле һөнәрләргә багышланган матур әдәбият һәм шигърият әсәрләре, китап язган авторлар турында сөйләдек.

Балалар безгә үскәч кем булырга теләүләре турында сөйләделәр: полицейскийлар һәм рәссамнар, дизайнерлар һәм инженерлар, табиблар һәм хәрбиләр... Балалар мавыктыргыч, уен формасында төрле һөнәрләр дөньясы белән таныштылар: «Төрле һөнәрләр» һәм «Һөнәрләр аукционы» уенында дөрес җавап бирергә тырыштылар.

Чара ахырында без укучыларны киләчәктә нинди һөнәр сайларга икәнлеген хәзердән үк уйланырга кирәклегенә өндәдек.