Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Кир Булычевның китап галактикасы»

18 октябрь көнне китапханәдә, танылган язучы фантаст тууына 90 ел тулу уңаеннан, «Кир Булычевның китап галактикасы» дип исемләнгән китап каруселе үткәрелде. Чара башында балалар Игорь Всеволодович Можейконың тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, тәхәллүснең нәрсә икәнен һәм дөньяның Кир Булычев турында ничек белүен белделәр.

         Балалар язучыга иң зур популярлыкны Алиса Селезнева турындагы «Девочка с Земли», «Сто лет тому вперёд», «Заповедник сказок» һәм башка хикәяләре һәм повестьлары китергәнен белделәр. Алисәнең маҗаралары төрле урыннарда: XXI гасырда Җирдә, космоста, океан төбендә һәм хәтта үткәндә дә бара. Алисә 52 әсәрдә бар. Бу героиняга исемне Игорь Можейко кызы биргән.

         Укучылар «Җирдән кыз» фантастик повестеннан бүлекләрне тыңладылар, «Өченче планета сере» мультфильмыннан өзекләрне карадылар, Булычевның иҗаты турында фикерләре белән уртаклаштылар. Фантаст китаплары белән укучылар «Өченче планета сере» күргәзмәсе ярдәмендә таныша алдылар.