Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Балаларны чын күңелдән яратып»

7 октябрь көнне китапханәдә балалар язучысы, шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Бәшәрнең 75 яшьлегенә багышланган әдәби кунакханә үткәрелде.

         Китапханәче шагыйрьнең гаҗәеп кызыклы тормышы, аның иҗади юлы турында сөйләде. 2000 елда «Сандугачлы бишек» китабы өчен аңа Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премия бирелде. Шагыйрьнең шигырьләре балаларда хезмәт сөючәнлек, гаделлек, эчкерсезлек, хайваннарга һәм туган табигатькә мәхәббәт тәрбияли.

         Балалар «Мин бит татар егете», «Перәннек», «Кояшлы янгыр» шигырьләрен кычкырып укыдылар.

         Чара ахырында укучылар Р.Бәшәр иҗаты буенча кечкенә генә викторинада катнаштылар. Шагыйрь иҗаты белән танышу җылы һәм дустанә атмосферада узды, чөнки шагыйрьнең һәр шигыре - әкияти дөнья.

         «Балаларны чын күңелдән яратып» китап күргәзмәсендә Рәшит Бәшәрнең матур әсәрләре күрсәтелде.