Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Изгелек һәм ихтирам көне»

Ел саен, 1 октябрьдә, барлык буыннар өчен иң игелекле һәм мөһим бәйрәм - Өлкән буынны хөрмәт итү көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтергә мөмкинлек бирә.

         1 октябрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә әлеге бәйрәмгә багышланган «Изгелек һәм ихтирам көне» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Бу көнне 4 класс укучылары үзләренең әби-бабайларын бәйрәм белән котладылар, өлкән буынга ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарына һәм якыннарына сизгер булуларын теләделәр. Алар өчен концерт программасы тәкъдим ителде, анда балалар яраткан әби-бабайлары турында шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, дәртле биюләр бүләк иттеләр. Шулай ук «Шалкан» һәм «Өч кыз» әкиятләре мотивлары буенча инсценировкалар күрсәтелде.

         Барлык өлкәннәрдә да яхшы кәеф белән киттеләр.